16+

Төзелеш министрлыгы: «Чүп түгү буенча тарифларның коточкыч артуы турындагы хәбәр дөрес түгел»

Бу көннәрдә ватсаптан, 1 гыйнвардан Россия төбәкләрендә чүп чыгару буенча яңа система эшли башлый, аның өчен тариф уртача 160-320 сум булыр дип көтелә, өйдә алты кеше яшәсә, 1000-2000 сум түлисе була, дигән хәбәр йөри.

Алга таба тарифның бәясе күтәреләчәк, дип тә өстәлгән. Төбәк операторының исеме дә күрсәтелгән. Ул – «Спецавтобаза».

Без әлеге хәбәрне, дөресме-юкмы икәнлеген белү өчен, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы матбугат үзәгенә юлладык. Матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова язганча, социаль челтәрләрдә таралган әлеге хәбәр дөреслеккә туры килми. Бездә гомумән «Спецавтобаза» дигән оператор юк. Ул каядыр Урал якларында эшли бугай, бездәге чүпне чыгру белән һәрхәлдә шөгыльләнмәячәк. Әлегә бездә тарифларның күпме буласы билгесез, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading