16+

“Убойная сила”, “Спецназ” кебек сериалларда төшкән актер батып үлгән

Аның мәетен күл төбеннән өч тәүлек эзләгәннәр.

Аның мәетен күл төбеннән өч тәүлек эзләгәннәр.

Тамырлары Мароккога барып тоташкан артист Әл Вәлиди Җамал Ленинград өлкәсендәге күлдә батып үлгән.

Билгеле булганча, ул иптәшләре белән йорт арендалап, ял иткән. 11 июнь кичендә артист су коенырга теләп, күлгә чумган һәм шуннан чыкмаган. Аның мәетен 14 июньдә генә табып алганнар. Ир-атның үлем сәбәпләре әлегә ачыкланмаган.

Җамал 2000 елларда эпизодик рольләрдә уйнаган иде. Актерны "Бандитский Петербург", "Убойная сила", "Агент национальной безопасности", "Черный ворон" һәм "Спецназ". Сериалларында күрергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading