16+

Уен мәйданчыкларын тәртиптә тотмасаң – штраф

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов административ хокук бозулар кодексына балалар мәйданчыкларындагы тәртипсезлек, куркынычсызлык кагыйдәләренә кагылышлы яңа матдә тәкъдим итәргә уйлый. Төгәлрәк әйткәндә, депутат балалар уйнаган мәйданчыкларны игътибар үзәгенә алырга чакыра.

Уен мәйданчыкларындагы спорт җиһазларының, төрле таган, карусельләрнең торышын бозган, мәйданчыкта тәртип бозганнарга штраф кертергә кирәк дип саный. Штраф 5меңнән 10 меңгә кадәр булачак ди, ә юридик затларга 10-25 мең штраф каралган. Депутат фикеренчә, бу матдә кабул ителсә, балалар уен мәйданчыкларында азрак җәрәхәтләр, имгәнүләр алыр иде, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлсә, бала сәламәтлеге өчен күпкә яхшырак булыр иде. Баксаң, балалар уен мәйданчыкларына юл һәлакәтләренә караганда да күбрәк имгәнәләр икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading