16+

Уфада Татарстан көннәре башлана

17 апрельдә Уфада зур вакыйга – Башкортстанда Татарстан көннәре башлана. Тантаналарда катнашу өчен күрше республикага Татарстаннан Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә 500 кешелек делегация бара.

17 апрельдә Уфада зур вакыйга – Башкортстанда Татарстан көннәре башлана. Тантаналарда катнашу өчен күрше республикага Татарстаннан Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә 500 кешелек делегация бара.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин хәбәр иткән.

Булачак вакыйганың программасы бик бай – ике көндә күрше республикада 20дән артык төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Беренче көн тарихи һәм мәдәни элемтәләргә багышланган күргәзмәләр һәм мастер-класслар белән башланачак. Кич белән “Башкортстан” Дәүләт концерт залында Татарстанның сәнгать осталары зур мәдәни шоу-программа тәкъдим итә.

Икенче көнне (18 апрель) эшлекле бизнес-форум уза. Анда ике республиканың хакимият һәм эшлекле даирәләре катнаша.
– Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында бизнес-форум кебек чара беренче тапкыр үткәрелә. Аның пленар өлешендә берничә тармак килешүләрен төзү планлаштырыла. Аннан соң сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, кече бизнес, туризм, яшьләр сәясәте һәм архив эше кебек барлыгы сигез юнәлеш буенча түгәрәк өстәлләр оештырыла, – дигән Ранэль Зиннәтуллин.

Шул ук көнне тагын бер истәлекле чара көтелә – “Нур” татар театры янында Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла. Бу – татар шагыйренә Башкортстан башкаласында куелган беренче һәйкәл.
Һәйкәлнең фундаменты гына да 7 метр, постаменты белән исәпләгәндә һәйкәлнең биеклеге 8 метрга якын. Бронзадан коелган һәйкәл гранит постаментта тора, дип хәбәр итә Татарстанның Башкортстандагы вәкиле. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта һәйкәл тирәсендәге территорияне тәртипкә китерәләр, эшләр җәен дә дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, «Нур» театрының әйләнә-тирәсе (һәйкәл шуның каршында урнаштырылган) танымаслык булачак.

Ике көнлек программа “Нур” театрында “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектакле белән тәмамланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading