16+

Украина самолеты һәлакәткә очраган. 176 кеше һәлак булган

Иранда "Украина халыкара авиалинияләре" самолеты һәлакәткә очраган.

Иранда "Украина халыкара авиалинияләре" самолеты һәлакәткә очраган.

Иран башкаласы Тәһран аэропортында Украинаның "Боинг 737-800" самолеты һәлакәткә очраган. Беренчел мәгълүматлар буенча, самолетта булган 167 пассажир һәм 9 экипаж әгъзасы барысы да һәлак булган.

Рәсми хәбәрләрдә күрсәтелгәнчә, "Боинг" очып китүгә үк радар экраннарыннан югалган һәм пилотлар белән диспетчерлар арасында элемтә юкка чыккан. Әлегә һәлакәт самолетның төзексезлеге нәтиҗәсендә булган диелә.

Украина Президенты Владимир Зеленский мәрхүмнәрнең туганнарының кайгысын уртаклашып, "Фейсбук"та кайгынамә урнаштырган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading