16+

Украинада хәрби операция барышында Чистай районында туып-үскән ир һәлак булган

Чистайлылар өчен Семен Соловьевның үлеме беренче ачы югалту булды.

Чистайлылар өчен Семен Соловьевның үлеме беренче ачы югалту булды.

Кече сержант Семен Владимирович Соловьев 1983 елда Чистай районында туган. Ул 12676 нчы гаскәр частендә, Кырым Республикасының Перевальное авылында Яр буе сак бригадасының 126 аерым бригадасында контракт нигезендә хезмәт иткән. Безнең якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашып, Украина Кораллы көчләре тарафыннан атыш вакытында һәлак булган. Соңгы елларда Семен Соловьев гаиләсе белән Алушта шәһәрендә яшәгән, хатыны белән өч бала тәрбияләгән. Гаилә башлыгының үлеме турында  Соловьевларга хәрби-сәяси эш буенча бригада урынбасары майор Р.Ф. Пушков хәбәр иткән. Кече сержантның әти-әнисе Галактионово авылында яши. Хәрби комиссар Андрей Пичушкин Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә барып аларның олы кайгыларын уртаклаштылар, дип хәбәр итә "Татар Информ".
Фото: http://chistopol-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading