16+

Украинада һәлак булган Илнур Сибгатуллинны җирләү урыны, вакыты билгеле

Иртәгә, 2 мартта, Түбән Камада Илнур Сибгатуллинны соңгы юлга озаталар.

Иртәгә, 2 мартта, Түбән Камада Илнур Сибгатуллинны соңгы юлга озаталар.

Ул Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операция вакытында 26 февральдә һәлак булган.

«Тантаналы митинг Җиңү монументы мәйданында уза, аннары зиратка (мөселман зиратындагы Геройлар Аллеясына) бару оештырыла. Хушлашу иртәнге унда башлана. Автобуслар биреләчәк», — дип хәбәр иттеләр агентлыкка Татарстанның Түбән Кама районы администрациясендә.

Гвардия сержанты Илнур Сибгатуллин 1991 елның 19 сентябрендә туа. 2008 елга кадәр Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә белем алып, шул ук елны Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә. Ике елдан соң аннан үз теләге белән чыгарыла.

2013 елның маенда контракт белән хәрби хезмәткә алына, документлар Түбән Кама хәрби комиссариаты аша рәсмиләштерелә. Хезмәт итү өчен Ульяновскидагы 73612 хәрби частькә җибәрелә.

Илнур Сибгатуллин өйләнгән, балалары юк.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading