16+

 Украинада махсус операциядә катнашкан росгвардиячеләр кайтты

М7 трассасында офицерларны ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар.

М7 трассасында офицерларны ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар.

Казанга Украинада махсус операциядә катнашкан росгвардиячеләрнең тагын бер төркеме кайтты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Югары Осланнан ерак түгел М7 трассасында офицерларны ипи, тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Росгвардиячеләр өчен район үзешчәннәре катнашында кечкенә генә концерт әзерләгәннәр, аннан соң район башлыгы аларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Шуннан соң колонна Татарстан башкаласына таба юл тотты.
 Хәрби часть капкасы янында росгвардиячеләрне музыка астында дуслары, хезмәттәшләре һәм туганнары каршы алды. 

Искәртеп узабыз, махсус операциядә катнашкан росгвардиячеләрнең бер төркеме Казанга 20нче майда кайтты. 

 Украинадагы махсус операциядә катнашкан алты росгвардияче медальләр белән бүләкләнгән. Дәүләт бүләкләрен Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие урынбасары Павел Дегтярев һәм Росгвардиянең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading