16+

"Украинадагы хәрби операция -  килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы" 

Татарстан Яшьләр парламенты җитәкчесе урынбасары Артур Камалиев фикеренчә, безгә бердәм булырга кирәк. 

Татарстан Яшьләр парламенты җитәкчесе урынбасары Артур Камалиев фикеренчә, безгә бердәм булырга кирәк. 

Украинада русларга каршылык артты гына, ди Татарстан Яшьләр парламенты җитәкчесе урынбасары Артур Камалиев. 

"Озак вакыт дәвамында Россия Хакимияте, Президентыбыз җитәкчелегендә, Украинага бәйле мәсьәләне тыныч юл белән чишү юлларын эзләде. Минск килешүләре моңа дәлил булып тора. Кызганычка каршы, безне берәү дә тыңламады, безне берәү дә ишетмәде. Украинада русларга каршылык артты гына. Рус телен, рус кешеләрен кысрыклау, Украинаның үзәк телеканалларыннан ветераннарыбызга карата хөрмәтсезлекне күрсәтү - моның ачык дәлиле. Украинадагы махсус хәрби операция килеп чыккан хәлләрдән чыгу өчен, демилитаризация, Украинаның дәүләтчелеген үзгәртү  -  халкыбызга файда китерү өчен  бердәнбер дөрес юл.  

Яшьләр парламенты вәкиле буларак, яшьләргә шуны әйтер идем: хәзер бөтен социаль челтәрләр фейк хәбәрләр белән тулган. Вәзгыятькә дөрес бәя бирергә, беренче очраган хәбәргә ышанмаска. Ә иң мөһиме, илебезнең исемен пычратучы гражданнарга иярмәскә. Безгә бу авыр вакытта тынычлыкны сакларга, һәр кешегә аңлап, хөрмәт белән карарга. Ә иң мөһиме бөек һәм көчле Ватаныбызны яратырга кирәк", - ди Артур Камалиев. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading