16+

Укучыларга черек мандарин ашатканнар

Чаллы прокуратурасы укучыларга төшке ашка бирелгән черек мандариннар турындагы мәгълүматны тикшергән.

Чаллы прокуратурасы укучыларга төшке ашка бирелгән черек мандариннар турындагы мәгълүматны тикшергән.

Укучыларга бозыла башлаган мандариннар бирелүе турындагы социаль челтәрләрдәге хәбәр яшен тизлегендә бөтен шәһәр буйлап таралган. 

 "Яр Чаллы Life" шәһәр паблигында "Без ни өчен акча түлибез? ГЭСтагы бишенче мәктәп", - дип язган видео авторлары, шунда ук алар укучыларның төшке ашына бирелгән цитрусларның фотоларын да куйганнар. "Тикшерү барышында мәгълүмат расланды. Әлеге хәл 2020 елның 16 декабрендә “5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә булган. Ашханәдә  6 нчы сыйныф укучыларына черек мандариннар бирелгән. Шулай итеп, мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан, укучыларның туклануын оештыру өлешендә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше турындагы законнар тупас рәвештә бозылган", - дип хәбәр итте Татарстан прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры адресына әлеге җитешсезлекне бетерү буенча тиешле күрсәтмә кертелгән.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading