16+

Укучысы каршында стриптиз биегән укытучы эштән китәргә мәҗбүр булган

32 яшьлек Дарья Романова мәктәпкә эшкә ике ел элек килгән.

32 яшьлек Дарья Романова мәктәпкә эшкә ике ел элек килгән.

Новосибирск өлкәсе Татар районындагы мәктәпләрнең берсендә инглиз теле һәм немец теле укытучысы укучысы өчен стриптиз биегән һәм... эштән киткән. Бу хакта “Комсомольская правда” хәбәр итә.

32 яшьлек Дарья Романова (исеме үзгәртелеп бирелә) мәктәпкә эшкә ике ел элек килгән. Хезмәттәшләре сүзләренчә, балаларны бик яраткан. Бигрәк тә 9 сыйныф укучысы Михаил белән аның мөнәсәбәтләре җылы булган. Дарьяның авылдашлары фикеренчә, Дарья видеога стриптиз биегәнен төшергән һәм укучысына җибәргән.

Ролик тиз арада укучылар арасында таралган. Фаразлар буенча аны интернет челтәренә Михаилның әнисе куйган. Шулай ук укытучының социаль челтәрдәге сәхифәсен “җимергәннәр” дигән сүзләр дә бар.

“Дарья бу ролик башка егеткә җибәрелгән иде. Аның социаль челтәрдәге сәхифәсен “җимергәннәр” һәм видеоны башта үзләренә җибәргәннәр һәм аннан соң мессенджерларга таратканнар дип сөйләде”, - диләр мәктәптә.

Бу хәлдән соң укытучыга эшеннән китәргә туры килгән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading