16+

Укырга барганда аңын югалткан

14 май көнне Казанда бер студент кыз укырга барырга дип пассажир автобусына утыра.

14 май көнне Казанда бер студент кыз укырга барырга дип пассажир автобусына утыра.

Бераз барганнан соң, кыз үзен начар хис итә башлый һәм аңын югалта.

Автобус шундук хәрәкәтен туктата, пассажирлар башка автобуска күчеп утыра. Йөртүче белән кондуктор аңын югалткан кызга су биреп, “ашыгыч” ярдәм чакырта. Кызны хастаханәгә алып китәләр. 

Кызның әнисе автобус йөртүче белән кондукторга рәхмәтләрен җиткергән. “ПАТП №4” оешмасыннан Рәфис Кәлимуллин белән Алинә Зиятдиновага рәхмәт белдерүне үтенгән. “Алар кызымны төшереп калдырмыйча ярдәм күрсәткән. Моңа кадәр аның аңын җуйганы юк иде, беренче тапкыр бу хәл”, - дигән ана кеше.

Май башыннан бирле шәһәрнең пассажир транспортларында барлыгы дүрт кеше табиблар кулына тапшырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading