16+

Укырга килгән 12 мең бала кире өенә кайтарылган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 68 очрагы теркәлгән. Ковид башланганнан бирле республикада барлыгы 194937 кеше вирус йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 68 очрагы теркәлгән. Ковид башланганнан бирле республикада барлыгы 194937 кеше вирус йоктырган.

Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Аның сүзләренчә, гыйнвар аенда коронавирус йоктыру очраклары, декабрь ае белән чагыштырганда, 34 процентка кимегән. “Авыручыларда ковидның бары тик “омикрон” төре генә ачыкланды. “Дельта” юкка чыкты дисәк тә була. Сирәк кенә “кентавр” белән “цербер” төрләре дә очрый”, - диде Любовь Авдонина.

Моннан тыш, грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары бер атна эчендә 18 мең 147 булган. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 9,6 процентка кимрәк. Бу саннарның күп өлешен грипп очраклары тәшкил итә.

“Мәктәпләрдә укучыларны фильтр аша үткәрү эше дәвам итә. Узган тәүлектә мәктәпкә югары температура яисә ОРВИ билгеләре белән килгән 63 бала өенә кайтарылган. “1 сентябрьдән барлыгы 12 мең бала өенә кайтарылды. Уку елы башыннан 182 мәктәптә 837 сыйныф дистанцион укуга күчерелде. Бүген 917 бала дистанцион укуда”, - диде Любовь Авдонина.

Ул коронавирус, грипп, ОРВИдан кала кызамыктан сакланырга да киңәш итте. “Бу шулай ук йогышлы авыру. Россия төбәкләрендә аны йоктыру очраклары инде күзәтелә, Татарстанда әлегә юк. Һәркемгә, аеруча чит илгә чыгучыларга кызамыктан прививка ясатырга киңәш итәм”, - диде Л.Авдонина. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading