16+

Укытучы дәрескә балта белән килгән

Сахалинда мөгаллимә дәрескә балта белән килгән.

Сахалинда мөгаллимә дәрескә балта белән килгән.

Сахалин өлкәсенең Оха шәһәрендә укытучы икенче сыйныф укучылары белән булган дәрескә балта күтәреп килгән. Куркыныч предметны ул үзе белән "күрсәтмә пособие" сыйфатында алган.

Әлеге хәл А. Е. Буюклы исемендәге 1 нче урта мәктәптә килеп чыккан. Моңарчы җирле массакүләм мәгълүмат чаралары укытучының гамәле турында укучыларның әнисенә билгеле булгач, бу вакыйга фаш ителде. дип язган иде. Улы мәктәпкә йөрүдән курка, дип аңлаткан әни кеше. Бала сүзләренчә, дәрес вакытында ул басым ясап укуда ялгышкан, моңа җавап итеп укытучы пакетыннан балтасын чыгарып күрсәткән.

"Балта булу факты әдәби уку дәресендә күрсәтмә пособие сыйфатында куллануы расланды. Әлеге факт буенча мәгариф учреждениесе администрациясе тикшерү үткәрә ", - дип аңлатканнар төбәк мәгариф министрлыгында, дип яза riafan.ru.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading