16+

Укытучы мәктәп директорына аткан

Әлеге хәл 8 гыйнвар көнне Мордовиянең Лямбирь шәһәрендә булган.

Әлеге хәл 8 гыйнвар көнне Мордовиянең Лямбирь шәһәрендә булган.

41 яшьлек ОБЖ һәм физкультура укытучысы 55 яшьлек директор ханымның өенә барган. Ике арада низаг купкан. Шулчак ир травматик коралдан хатын-кызның корсагына аткан. Әлеге корал закон нигезендә теркәлгән. Директор ханымның ире “чакырылмаган кунак”ның коралын тартып алырга теләгән, әмма мөгаллим кеше аны да яралаган.

Ир белән хатын хастаханәгә илтелгән. Тиешле ярдәм күрсәтелгәннән соң, хатын-кыз өенә кайтарылган. Ә аның ире әлегә хастаханәдә дәвалана. Җирле ММЧ мәгълүматларына караганда, ирнең бавыры җәрәхәтләнгән.

Укытучының коралын хокук сакчылары алган. Ир белән хатын күргән зыянның дәрәҗәсе билгеле булуга, укытучыга карата җинаять эшен ачу карары кабул ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мэктэп директорларын эллэ сез эулия дип белэсезме?сабырлыгы беткэндер обж укытучысынын

    Мөһим

    loading