16+

Укытучы гадәти сыйныфны әкияткә әверелдергән (ФОТО)

Согуд Гарәбстанында Җиддәдәге Әл-Марва мәктәбе укытучысы гадәти сыйныфтан әкияти бүлмә ясаган.

Укытучы гадәти сыйныфны әкияткә әверелдергән (ФОТО)

Согуд Гарәбстанында Җиддәдәге Әл-Марва мәктәбе укытучысы гадәти сыйныфтан әкияти бүлмә ясаган.

Ибраһим Яхия Әл-Алмаи - гап-гади укытучы, элегрәк рәсем ясау белән шөгыльләнгән. Көннәрдән беркөнне ул эксперимент ясап карарга булган. Рәсем ясау өчен ул тукыма да, кәгазь дә түгел, ә мәктәп бинасындагы түшәм һәм диварларны сайлаган. Мәктәптә укыта башлаганда ул еш кына күргәзмәләр дә оештырган, ләкин һөнәре аның әлеге мавыгуыннан читләшергә мәҗбүр иткән. Укучылары бергәләп сыйныф бүлмәсен үзгәртергә тәкъдим иткәннән соң, укытучыда илһам "уянган".

Шулай итеп, әлеге эшне алар бергәләп башкарып чыкканнар. Ибраһим Яхия Әл-Алмаи сүзләренчә, мондый сыйныфта дәрес материалы җиңелрәк кабул ителә, күңелгә дә рәхәтлек бирә.

Фото: islam-today.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading