16+

Укытучылар да имтихан бирәчәк

Бүген Россия мәктәпләрендә 15 миллион укучы белем ала, педагогларның саны – 1,5 миллион. Тиздән аларның барысын да имтиханнар көтә, дип яза «Российская газета».

Бүген Россия мәктәпләрендә 15 миллион укучы белем ала, педагогларның саны – 1,5 миллион. Тиздән аларның барысын да имтиханнар көтә, дип яза «Российская газета».

Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева әйтүенчә, укытучыларны аттестацияләүнең яңа системасы 2020 елдан мәҗбүри кертелә. Максатыбыз – мәктәпләрдә укыту сыйфатын яхшырту, моның өчен объектив мәгълүмат кирәк, ди ул. Яңа модельне сынап карауның беренче этабы 19 төбәктә узган. 615 укытучы имтихан биреп караган. Алар 12 мең тәкъдим керткән, сораулары да шактый туган. Шуңа да модельнең соңгы версия­сен яхшылап эшләп бетерү зарур. Имтихан БФБМ дип аталачак, ягъни Бердәм федераль бәяләү материалы. Хәзергә колакка ятышсыз кебек тоелса да, БДИ кебек үк, кулланышка тиз керәчәк дигән фикердә тора белгечләр. Аның буенча укытучылар экспертларга үзләре биргән дәреснең видеоязмасын җибәрә. Аның ярдәмендә укытучының балалар белән эшләве тикшереләчәк. Моннан тыш, үз предметлары буен­ча тест язачаклар, «педагогик кейс» чишәчәкләр. Моның өчен тормыштан бер очрак китерелә. Әйтик, мәктәпкә имин булмаган гаиләдән бер укучы бала килә, аны сыйныфташлары кабул итми, балага ничек ярдәм итәргә? Укытучы шуны сөйләргә тиеш. Укытучы укучының эшендә хата табарга, аңа аны төзәтергә булышырга, дөрес билге куярга, дәрес планы төзергә, материалны бала үзләштерерлек итеп бирергә дә тиеш була, аның алдына башка бик күп бурычлар да куе­ла. Болар өчен кимендә дүрт сәгать вакыт кирәк. Шул ук вакытта педагогларның эш урыны шартлары: мәктәпнең авылдамы яки шәһәрдәме урнашуы, эш стажы, яше истә тотылачак. Аттес­тация үткәндә, укытучыны укучыларының уңышлары да «коткарачак», моның өчен 20 балл бирелә. 15 балл­ны ул шәхси казанышлары белән дә алырга мөмкин.

Бердәм федераль бәяләү материалын камилләштерүдә Рособрнадзор да катнаша. 2020 елга кадәр алар бөтен предмет буенча БФБМ­ны эшләргә тиеш. Якын араларда Рособрнадзор бөтенроссия тикшерүе үткәрәчәк, анда 68 төбәктән 20 мең укытучы катнашачак. Үзәктә – рус теле һәм әдәбияты, математика, информатика, тарих, җәмгыять белеме предметлары укытучылары. Нәтиҗәләрнең нинди булуына карамастан, алар укытучыларның профессиональ репутациясендә чагылмаячак. Эштән җибәрүләр дә, премиядән азат итүләр дә булмая­чак, чөнки бу этапта педагоглар сыналмый, ә укытучылар яңа сис­теманы сынап карый. Киләчәктә исә аттес­тацияне үтә алмаган педагогка квалификациясен күрсәтергә кушачак­лар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading