16+

Укытучылар, "Унбер"гә килегез! Файдасы күп, белегез...

Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрә торган "Татар телен укытуда заманча һәм нәтиҗәле ысуллар" исемле семинарлар циклын дәвам итә.

Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрә торган "Татар телен укытуда заманча һәм нәтиҗәле ысуллар" исемле семинарлар циклын дәвам итә.

Беренче семинар 28 октябрь көнне "Унбер" лицеенда узды, анда 280гә якын мөгаллим катнашты. Семинарда күтәрелгән темалар киң җәмәгатьчелек, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре тарафыннан хупланды, матбугатта резонанслы булды.

Семинарның икенчесе 18 ноябрь көнне шулай ук "Унбер" лицеенда узачак. Чара оештыручылары бу юлы укытучыларны татар телен укытуда инде эшләп килгән алдынгы дәреслек-технологияләр белән таныштыру максатын куйды, чарада "Сәлам" дәреслеге авторларының берсе Эльвира Маркова һәм Мещярекова системасы тьюторы Фәния Гаязова чыгыш ясаячак.

Моннан тыш киң татар җәмәгатьчелегенә таныш булган япон егете Юто Һишияма үзенең татар телен өйрәнү һәм Токиода аны укыту тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Бала-сити мәктәбенең халыкара уку программасы җитәкчесе Шеймус Колл укытучыларны Кембридж халыкара укыту системасы нигезләре белән таныштырачак (аның чыгышы инглиз теленнән синхрон татарчага тәрҗемә ителәчәк). “Унбер” лицееның инглиз теле укытучысы, чит илләрдә укыту тәҗрибәсе булган Айрат Хәбибуллин заманча балалар белән эш алымнары турында сөйләячәк.

Семинарга Казан шәһәре мәктәпләренең татар теле мөгаллимнәре һәм татар телен заманча укыту белән кызыксынучылар чакырыла. Семинарның кураторы – "Унбер" лицееның татар теле мөгаллиме, “Сәлам” дәреслеге авторларының берсе Рашат Якупов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин!

    Мөһим

    loading