16+

Укытучыларның хезмәт хакы күтәреләчәк

Ул әйткәч, шулай булачак. Шик юк.

Ул әйткәч, шулай булачак. Шик юк.

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко бөтен төбәкләрдә дә укытучыларның хезмәт хакын сизелерлек итеп арттыру беренче чираттагы мәсьәлә булуын әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Мин укытучыларның хезмәт хакын формалаштыруның яңа тәртибенә күчәргә кирәк булуын әйткән идем инде. Ул бөтен төбәкләрдә укытучыларның хезмәт хакын сизелерлек арттыруны тәэмин итәчәк. Моны беренче чираттагы мәсьәлә дип саныйм», — дип яза Матвиенко Федерация Советы сайтындагы блогында.

Спикер сүзләренчә, Россиядә талантлы балалар һәм яшүсмерләргә ярдәм итү системасы дөньяда иң яхшыларының берсе. Моны Россия укучыларының физика, математика, информатика буенча халыкара олимпиадалардагы уңышлары раслый, дип искәртә Матвиенко.

Сүз уңаеннан, Россия президенты Владимир Путин да укытучыларның хезмәт хакын күтәрү буенча үз фикерләрен җиткергән иде.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading