16+

«Ул башкаларга карата мәрхәмәтле, аралашуда гади, кешеләргә карата игътибарлы иде»

Татарстан Республикасы җитәкчелеге Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша.

Сәкинә Шакир кызы Шәймиева 1939 елның 23 августында Казанда туган. 1958 елда Казан кооператив техникумының план-икътисад факультетын тәмамлаганнан соң, Калинин районына (хәзерге Актаныш) район кулланучылар берлегенә икътисадчы булып эшкә килгән. Ул нәкъ менә шунда Калинин МТСына диплом алды практикасына килгән Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Минтимер Шәрип улы белән танышкан.

1961 елның июнендә Сәкинә Шакир кызы Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тәкъдимен кабул итеп аңа кияүгә чыккан. Яшь гаилә Минтимер Шәрип улы эшкә билгеләнгән районга – Мөслимгә күчеп килгән, биредә Сәкинә ханым Мөслим районы кулланучылар берлегенә эшкә урнашкан. Аның истәлекләре буенча туй алдыннан Минтимер Шәрип улы аңа болай дигән: «Сәкинә, шуны белеп тор: мин авыл егете, үзеңә авыл һөнәрен сайлагансың, без һәрвакыт авылда яшәячәкбез, без зур өйләрдә байлыкка күмелеп гомер итмәбез, мөгаен». Нәкъ менә шул вакытта Сәкинә Шакир кызы иренә син кайда барсаң – мин шунда булачакмын дип вәгъдә биргән.

1962 елда Шәймиевләр гаиләсе Минзәләгә күчеп килгән һәм Сәкинә Шакир кызы Минзәлә дәүләт сәүдә конторасына икътисадчы булып эшкә урнашкан.

1967 елда Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең партия өлкә комитетына эшкә урнашуына бәйле рәвештә, гаилә Казанга күченгән. Сәкинә Шакир кызы Җәмәгать туклануы идарәсенә эшкә урнашкан, ә 1970 елдан бирле 13 ел дәвамында ТАССР Сәүдә министрлыгының план-финанс бүлегендә эшләгән. 1983 елда Үзәк универмагның план-финанс бүлеге башлыгы итеп билгеләнгән, анда 6 ел эшләгәч, 1989 елда лаеклы ялга чыккан.

Минтимер Шәрип улы Шәймиев хатыны өчен халык алдында булу беркайчан да мөһим роль уйнамаган. Дөньяның төрле почмаклары һәм илләрендәге журналистлар күп еллар дәвамында аны Татарстанның «беренче ледие» сыйфатында фотога төшәргә үгетләгән. Сәкинә Шакир кызы һәрвакытта да татар хатыны тыйнак булырга тиеш дип санаган. «В тени Минтимера» дигән китабында Сәкинә Шакир кызы яраткан ире турында болай дип язган: «Минем вазифам – ирем өчен ышанычлы һәм уңайлы тыл булдыру. Минем өчен үзем булып калу һәрвакытта да зур әһәмияткә ия».

Сәкинә Шакир кызы тыйнак тормыш рәвеше алып барган, хуҗалык эшләре һәм балалар тәрбияләү белән үзе шөгыльләнгән, оныкларын һәм оныкчыкларын бик тә яраткан. Ул башкаларга карата мәрхәмәтле, аралашуда гади, кешеләргә карата игътибарлы иде. Сәкинә Шакир кызы театр һәм татар сәнгатен бик яратты. Минтимер Шәрип улы Шәймиевне театр яки музыкаль премьералар, концертларда хатыныннан башка күз алдына да китереп булмый иде.

С.Ш.Шәймиеваның тормыш юлы һичшиксез зур хөрмәткә һәм бөтен Татарстан халкының ихтирамына лаек. Һич икеләнүсез әйтергә мөмкин: Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тормышында тугрылыклы һәм яраткан хатыны алыштыргысыз һәм мөһим роль уйнады.

Минтимер Шәрип улының хатыны турында әйткән сүзләрендә аңа карата булган ихлас ярату хисләре чагыла: «Сәкинә – күренеш ул. Аның төп таланты – игелек кылу. Аның кебекләрне бездә «Аллаһы Тәгаләнең яраткан колы» дип тә әйтәләр. Чөнки ул барлык гамәлләрне ихластан башкара».

Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең илһам, көч, уңыш һәм җиңүләре чыганагы булган Шәймиева Сәкинә Шакир кызының якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X