16+

«Ул беркайчан да күргәннәрен сөйләмәде, зарланмады»: тагын бер батыр егет белән хушлаштык

1 апрель көнне Балтач үзенең батыр улы – десантчы, махсус хәрби операция барышында геройларча һәлак булган Рөстәм Фәйзрахманов белән хушлашты.

1 апрель көнне Балтач үзенең батыр улы – десантчы, махсус хәрби операция барышында геройларча һәлак булган Рөстәм Фәйзрахманов белән хушлашты.

Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахманов 2002 елның 22 октябрендә Балтач бистәсендә туа. Беренче сыйныфтан XI сыйныфка кадәр Балтач гимназиясендә белем ала. Укыган вакытта спортны яратуы, физик яктан нык булуы белән аерылып тора. Офицер гаиләсендә тәрбияләнгән егет 2020 елның 25 ноябрендә хәрби хезмәткә алына, Омск шәһәренә җибәрелә.

Бер ел хезмәт иткәннән соң, аны данлыклы һава-десанты гаскәрләренең Псков шәһәрендә урнашкан атаклы Кызыл байрак-лы Суворов орденлы Чернигов дивизиясенә кабул итәләр. Рөстәм һава-десанты гаскәре разведкасында махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк канлы сугыш эчендә, 2022 елның апрелендә яралана, госпитальдә ятып чыкканнан соң, ул яңадан ут эченә керә.

2022 елның июнендә һөҗүм барышында янында снаряд шартлый, Рөстәм контузия ала, Майкоп шәһәре госпиталендә дәвалана. Госпитальдән соң хәрби хәрәкәтләр ветераны кыска вакытлы ялга, Балтачка кайтып килде. Дуслары-якыннары белән аралашканда ул беркайчан да күргәннәрен сөйләмәде, зарланмады, Ватан каршында изге бурычын үтәүне тиешле дип кабул итте.

Озак та үтми Рөстәм янәдән сугышчан дуслары янына, дәһшәтле ут эченә юл ала. 2023 елның 20 мартында Санкт-Петербург шәһәре госпиталендә мәңгегә күзләрен йома.

Әти-әнисенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Хуш, бәхил бул, Балтачның батыр улы Рөстәм! Синең исемең безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!

"Хезмәт" район газетасы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading