16+

Уллары белән урманга яшәргә качкан ана хакында яңа мәгьлүмат

Лениногорскида ана кеше ике улын урманга алып китә, гаилә 2 атна биредә яши.

Уллары белән урманга яшәргә качкан ана хакында яңа мәгьлүмат

Лениногорскида ана кеше ике улын урманга алып китә, гаилә 2 атна биредә яши.

Малайларның берсе качып китмәгән һәм әлеге хәл турында сөйләмәгән булса, бу маҗараларның ни белән тәмамлавын күз алдына китерүе дә кыен. Бу вакыйга буенча хәзер җинаять эше кузгатылды. Иртә язда урман ешлыгында цивилизациянең бар рәхәтлекләреннән баш тартып яшәү, күрәсең,  Лениногорскида яшәүче ана кешегә үзенең ике улы белән исән калу өчен менә дигән мөмкинлек булып күренгәндер. Нәкъ менә "исән калу", чөнки балаларны 2 атнага якын менә шундый шартларда тотып яшәүне башкача аңлатып булмый.

Хатын-кыз үзенең балаларын Лениногорскидан Алешкино авылына алып чыгып китә, ә аннары аларның юлы тагын 3 чакрым урман эченә, Кислица елгасы ярына чаклы дәвам итә. Биредә ана балалар белән бергә ботаклардан чатыр корып җибәрәләр. Хатын өеннән чыкканда, сумкасына бер буханка икмәк һәм берничә суган сала. Бу запас беткәч, ана кеше иртәнге, төшке һәм кичке аш вакытында балаларны яфраклар белән туендыра. Өлкән улы мондый шартларга түзмичә, качып китә. 

Бәхеткә каршы, урманда бала шунда эшләүче нефтьчеләргә тап була, аларга хәлне сөйләп биргәч, бирегә полиция чакыртыла.

- Балалар Лениногорск үзәк район хастаханәсенә талчыгу, ябыгу диагнозлары белән дәвалану өчен салынган иде, алар хәзер стационардан чыгарылды һәм туган әтиләре кулына опекага тапшырылды, Ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәлә хәл ителә, - диделәр безгә Татарстан Республикасы прокуратурасында. 

Бүген балалар әбиләрендә, ә хатын-кызга читкә китмәве турында язу бирелгән.

Балигъ булмаган балаларны җәзалау һәм ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. 

- Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Хатын-кызга карата кирәкле экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Өстәвенә, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балаларны урманга алып чыгып яшәү белән бәйле вакыйга узган ел Краснодар краенда булган инде, - диделәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә. 

Хатын-кызның әлеге гамәлләре, шул рәвешле үз-үзен тотышының сәбәпләре дә билгеле түгел.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading