16+

Улы, әтисен үтереп, асып куя...

Җинаять коралы — боз ваткыч та табыла.

Җинаять коралы — боз ваткыч та табыла.

Башкортстанның Зиянчура районында 30 яшьлек ир-атны 53 яшьлек әтисен вәхшиләрчә үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты язды.

5 июньдә Зиянчура районындагы бер авылда 53 яшьлек ир-атның мәетен табалар. Ул асып куелган, маңгаенда зур яра була.

Хокук саклаучылар судмедэкспертиза ясагач, ир-атның «бавыры шартлау, эчке органнары имгәнү, кабыргалары сыну, эченә кан саву, тел астындагы сөяге сыну сәбәпле» үлүен ачыклаган. Бер сүз белән әйткәндә, ир-атны вәхшиләрчә җәзалап үтергәннәр.

Тиз арада бу җинаятьтә шикләнелүче кешене дә тоткарлыйлар. Ул мәрхүмнең 30 яшьлек улы, беркайда да эшләми. Җинаять коралы — боз ваткыч та табыла.

Сорау алганда, 30 яшьлек ир-ат гаебен таный. Әтисен ни сәбәпле шундый вәхшиләрчә җәзалаганын ул әйтмәгән. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading