16+

Ульяндагы хезмәттәшләребездән куанычлы хәбәр

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыевның журналистлар белән очрашуында Ульяновскидагы хезмәттәшебез күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыевның журналистлар белән очрашуында Ульяновскидагы хезмәттәшебез күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

Төбәктә чыгып килүче “Өмет” газетасының тиражы киләсе елга ике тапкырга артачак. Газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимов хәбәр иткәнчә, өлкә хөкүмәте үзе шундый җитди эшкә алынган. 

- Киләсе ярты еллыкта газетабызның тиражын ике тапкырга арттыру бурычы куелды. Шунысы шатландыра: газетага язылу кампаниясен уңышлы тәмамлап киләбез. Бу эшкә өлкә татар автономиясе дә, мөфтият тә, «Сембер» бизнес клубы да җәлеп ителде. Куелган бурычны үтәп чыгарбыз дип өметләнәбез, - диде ул. 

Сүз уңаеннан төбәкләрдәге газеталарга Татарстан тарафыннан грантлар формасында ярдәм оештырылса, безгә эшләргә тагын да җиңелрәк булыр иде, дип тә өстәде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading