16+

Ун көн буена саранланырга ярамый

Шәһәр башкарма комитеты башлангычында Казанда 14-24 май көннәрендә “Игелек декадасы” үткәрелә.

Шәһәр башкарма комитеты башлангычында Казанда 14-24 май көннәрендә “Игелек декадасы” үткәрелә.

- Игелеккә юл озын. Хәйрия ярминкәләрендә, гомүмән, хәйриячелек гамәлләрендә казанлыларның һәм бизнес вәкилләренең елдан-ел күбрәк катнаша барулары куанычлы күренеш. “Игелекле Казан” прогамм максат. Социаль волонтерлар эшчәнлеген хуплыйм, алар өлкәннәргә ярдәм итә. Беренче сыйныфлар укучыларына аерым рәхмәт! Алар хәйриячелеккә үз өлешләрен кертә,-диде мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Яшьләр һәм балалар эшләре буенча комитет рәисе Айдар Фәизов сөйләгәнчә, бүгеннәрдә барлык мәктәпләрдә хәйрия һәм җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, танылган артистлар һәм журналистлар катнашында “Игелек дәресләре” бара. Мәктәп укучыларының “Игелекле эшләр көндәлеге” проектына йомгак ясала.
Казанда 19 майда 10.00-14.00 сәгатьләрдә Горький исемендәге, Урицкий исемендәге паркларда, “Континент” балалар паркында, шулай ук Горки-Әмәт урман-паркында “Игелек ярминкәләре” оештырыла.

- Мәктәп укучылары ясаган әйберләрне һәм пешергән ризыкларны сатып алырга була. Әлеге ярминкәләрдә җыелган акча Казанның хәйрия фондларына күчерелә, - диде Айдар Фәизов.
Горький исемендәге паркта 19-20 майларда 10.00-21.00 сәгатьләрдә дизайнерлар, һөнәрчеләр һәм рестораннар үзләренең продукциясе белән “Ярдәм Базар” оештыра.

Урицкий исемендәге паркта 19 майда 10.00 сәгатьтә хәйрия йөгереше старт ала. Йөгерештә катнашу өчен фонд казанскийхоспис.рф сайтында теркәлергә һәм 200 сум теркәлү кертеме түләргә кирәк. Йөгерү арасы 1-2 километр, балар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 200 метр. Бу акциядән җыелган акча Казанда хосписның икенче бинасын төзүгә тотыла.
- Хоспис бинасы төзелешенә теләктәшлек йөгерешендә узган ел 1 меңнән артык кеше катнашкан иде, - дип искә төшерде Айдар Фәизов.

Республика кан үзәгендә 16 майда 8.30-13.00 сәгатьләрдә донор көне була. Кан тапшырган кешеләргә истәлеккә бүләк тапшырыла. Камал театрында 22 майда “Ангелы Благо” театр студиясе “Мечта” спектакле куя. “БлагоДарение” хәйрия фонды оештыруында сәхнәгә профессиональ артистлар белән бергә инклюзив театр студиясе укучылары да чыга.

Казанның кайбер рестораннарында “Игелекле эшкуарлык” проекты кысаларында “игелекле меню” тәкъдим итә. Ризыкларны сатудан кергән табышның бер өлеше хәйрия чараларына күчерелә. “Кукуруза” һәм “Свои люди” хостелларында “Юмарт кунак” (“Добрый гость”) проекты башлап җибәрелә. Әлеге хостеллар һәр кунактан 25 сумны хәйрия фондларына биреп барачак.
“Игелек декадасы” чаралары 24 майда “Смена” заманча мәдәният үзәгендә өлкән яшьтәгеләр өчен мода программасы белән йомгаклана. Подиум-сәхнәдәге модельләр-өлкән яшьтәге казанлылар үзләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading