16+

Унбер ирен җирләгән

53 яшьлек хатын ялгыз пенсионер бабайларга кияүгә чыгып, аларның милекләрен саткан...

53 яшьлек хатын ялгыз пенсионер бабайларга кияүгә чыгып, аларның милекләрен саткан...

Кубань полицейскилары Армавирда яшәүче хатынга карата ачылган җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. 53 яшьлек хатын ялгыз пенсионер бабайларга кияүгә чыгып, аларның милекләрен саткан, ә акчасын үзенә үзләштергән. Шуннан ирләре ни сәбәпледер үлеп тә барганнар. Тикшерүчеләр ачыклаганча, хатынга кызлары да булышкан. Әниләре кияүгә чыкканнан соң, кызлары ирләрнең ышанычын яулап, фатир-йортларын үзләренә мирас итеп бирергә күндерәләр. Бу эштә 57 яшьлек риелтор хатын да булыша. Гомуми зыян 21,7 млн сум белән билгеләнелә. 2013 елдан 2019 елга кадәр 12 җинаять очрагы ачыкланган. Унбер зыян күргән ир-ат үлгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading