16+

Унбер укучы үз-үзенә кул салган. Татарстанда...

Суицидлар саны күп.

Суицидлар саны күп.

Мәктәп укучыларының үз-үзенә кул салу очраклары тотрыклы югары булып кала. 2019 елда — 13 факт, 2020 елның октябренә 11 очрак билгеле. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

Үз үзенә кул салуның төп сәбәпләре — гаилә эчендәге конфликтлар, башка җенес вәкилләре белән проблемалар, тирә-яктагыларның битарафлыгы, мәктәптә начар билгеләр.

«Зур эш башкарылса да, проблемалар әле кала. Суицидлар саны күп. Әгәр наркотиклар, алкоголь, җавапсыз мәхәббәт, интернет эчке факторлар белән бәйле сәбәпләр булса, белем бирү процессы — баланың язмышына йогынты ясаучы тышкы фактор. Сыйныф җитәкчесе, мәктәп җитәкчелеге, педагогик коллектив зур роль уйный», — диде Алсу Әсәдуллина.

Чыганак: Татар-информ

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе, суицид турында укыгач, бугенге " Болгар радиосындагы, бер тапшыру искэ тоште; анда Соембикэ ханбикэ Иван Грозный кияугэ чыкмас очен узенэ атап тозелгэн ин боек манарадан аска сикергэн хэм анлашыла..., Улгэн. Соембикэнен бу гамэлен сойлэу ,минем карашка суицидка реклама. Акыллы ханбикэ булса алай эшлэргэ ярамавын белер иде, бу бит мордар киту .. Андый кешелэрнен жаннары тэмугкада, жэннэткэдэ керэ алмыйча тилмереп йорерлэр -ди.

    Мөһим

    loading