16+

Ура! Төркиягә юллар ачыла!

Билгеле булганча, Төркиягә очуны тыю турындагы карар 15 апрельдән гамәлгә кертелде.

Билгеле булганча, Төркиягә очуны тыю турындагы карар 15 апрельдән гамәлгә кертелде.

Ниһаять, Россия халкы Төркиягә диңгезгә барып ял итә алачак. Вице-премьер Татьяна Голикова белдергәнчә, 22 июньдә Төркиягә самолетлар оча башлаячак. Мондый карарга ил белгечләре Төркиядә коронавирус белән бәйле вазгыятьне тикшергәннән соң килгән.

Голикова белдергәнчә, Төркиядә кунакчыллык белән шөгыльләнүче өлкәдә персоналны коронавируска каршы вакцина кадату эше бик әйбәт бара. Аерым алганда, кунакханәләрнең хезмәткәрләрен вакцинацияләү 60%тан алып 90%ка кадәр башкарылган.

Шулай ук 28 июньнән Россия АКШ, Бельгия, Болгария, Иордания, Италия, Кипр кебек илләр белән дә авиаэлемтәне яңартачак.

Билгеле булганча, Төркиягә очуны тыю турындагы карар 15 апрельдән гамәлгә кертелде. Ул чакта бу илдә ковид белән бәйле вазгыять катлаулы иде. Соңгы көннәрдә Россия курортларының да шыплап тулган булуы ачыкланды, димәк, ниндидер альтернатива эзләү кирәк иде.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин коронавируска каршы вакцина ясау мәҗбүри түгел, ләкин кирәкле гамәл дип белдергән иде.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading