16+

Урамда туктатсалар, эшеннән җибәрәчәкләр

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров республика халкын өйдә калырга өндәп, урамга чыгучыларны эштән җибәрү белән янады.

Урамда туктатсалар, эшеннән җибәрәчәкләр

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров республика халкын өйдә калырга өндәп, урамга чыгучыларны эштән җибәрү белән янады.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәбәрдә искәртелгәнчә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә республикада масштаблы күләмдә дезинфекция эшләре башкарылачак. Шул сәбәпле, Рамзан Кадыров алдагы ике көндә кешеләр өйдә утырсын иде дигән теләген җиткергән.

Урамда бары ашыгыч хезмәт вәкилләре, табиблар, юл төзүчеләр, коммуналь хезмәт вәкилләре һәм оператив штаб әгъзалары гына булырга мөмкин. "Калганнар барысы да өйдә утырырга тиеш, шул исәптән министрлык һәм ведомство вәкилләре дә. Әгәр дә мин әйтмәгәннәрне урамда туктатсалар, аларны эшләреннән җибәрәчәкләр, ике көн түзегез", дигән Кадыров оператив штаб утырышында.

Рәсми хәбәрләргә караганда, Чечен Республикасында COVID-19 диагнозы 115 кешедә ачыкланган, биш кеше үлгән.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading