16+

Урамда җылытты, өйләрдә җылы сүндерелде

Ягу сезонын 24 апрельдә үк төгәлләргә җыенган булганнар.

Урамда җылытты, өйләрдә җылы сүндерелде

Ягу сезонын 24 апрельдә үк төгәлләргә җыенган булганнар.

Бүген Казанда ягу сезоны тәмамлана. Бу хакта Казан мэриясендә киңәшмәдә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Казанда җылы һава тотрыклану сәбәпле, ягу сезоны ябыла. Җылыту сезоны 217 көн дәвам итте, узган елда 218 көн тәшкил иткән иде», — диде. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, ягу сезонын 24 апрельдә төгәлләргә җыенган булганнар, көннәр салкын торгач, кичектерелгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото: https://www.kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading