Башкаланың Урицкий исемендәге паркындагы (Мәскәү районы) күлдә яшәүче үрдәкләр бәхетле, алар ипотека алымындагы торак төзелешенең ни икәнлеген дә белмиләр. Кошкайларга «үрдәк өйләре» бушлай бирелгән.
Бу әле паркка кагылышлы сөенечле хәбәрләрнең кечтеки өлеше генә. «Московский» мәдәният һәм спорт үзәгендә казанлыларга Урицкий исемендәге паркны төзекләндерү проекты тәкъдим ителде. Очрашуда Татарстан Президенты киңәшчесе...
Башкаланың Урицкий исемендәге паркындагы (Мәскәү районы) күлдә яшәүче үрдәкләр бәхетле, алар ипотека алымындагы торак төзелешенең ни икәнлеген дә белмиләр. Кошкайларга «үрдәк өйләре» бушлай бирелгән.
Бу әле паркка кагылышлы сөенечле хәбәрләрнең кечтеки өлеше генә. «Московский» мәдәният һәм спорт үзәгендә казанлыларга Урицкий исемендәге паркны төзекләндерү проекты тәкъдим ителде. Очрашуда Татарстан Президенты киңәшчесе Наталья Фишман, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов катнашты.
- Парктагы күлгә һәм су ерганагына аерым әһәмият биреләчәк. Күл төбе чистартылачак, пирс һәм суга төшеп торачак өч агач баскыч төзеләчәк. Үрдәкләргә агач өйләр урнаштырылачак, - дип таныштырды «Evolution» архитектура бюросы вәкиле Гөлнара Мәннанова.
Үзенчәлекле яңалык: күлгә аэрация ясалачак, ягъни су кислородка баесын өчен, һава өрдереләчәк.
- Механизмнар өч күпер астында су төбенә куелачак. Кудырылган су, читтән күзәткәндә, шарлавыкны хәтерләтәчәк, - дип аңлатты Гөлнара Мәннанова.
Биредә спорт мәйданчыгы җиһазландырылачак, амфитеатр корылмасы урнаштырылачак, этләрне йөртү өчен дә аерым почмак булачак. Проектка карата җәмәгатьчелек тыңлауларының монысында да казанлылардан фикерләр яңгырады. Мәсәлән, яшь аналар, балалар уен мәйданчыгында яңгырдан яки кояш нурларыннан саклану өчен, «гөмбәләр» утыртуны сорады. Велосипедчылар үтенечен искә алып, Королев урамыннан Васильченко урамына таба тагын бер велоюл төзеләчәк. Ветераннар, шушы тирәдәге йортларда очучы-сынаучылар, авиация сәнәгате вәкилләре яшәгәнлеген искәртеп, авиаторлар өчен махсус аллея булдыру, очкыч сыннары кую тәкъдиме керттеләр.
Шәһәр хакимияте төзүчеләргә Урицкий исемендәге паркта төзекләндерү эшләренең беренче чиратын быелның августына башкарып чыгу бурычы куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар