16+

Урман бете Татарстанның кайсы районнарына куркыныч тудыра?

Татарстанда урман бете, ягъни талпаннан зыян күрүчеләр саны арта бара.

Татарстанда урман бете, ягъни талпаннан зыян күрүчеләр саны арта бара.

Бүгенге көндә талпан тешләү аркасында 7069 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артыграк. 

Талпан тешләү очраклары Апас районыннан кала барлык районнарда теркәлгән. 1461 очрак – Казанда, 1320 очрак – Чаллыда булган, Әлмәттә 742 кеше зыян күргән. Талпан тешләү очраклары республиканың 30 административ территориясендә аеруча киң таралган. Алар арасында Казан, Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Баулы, Теләче, Чистай, Биектау, Лаеш һәм башкалар бар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading