16+

Урманда гөмбә җыючы ир-атлар ешрак югала

Пенсия яшендәге ир-атлар урманда гөмбә җыйган вакытта ешрак югала, дип хәбәр итә РИА Новости Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.

Пенсия яшендәге ир-атлар урманда гөмбә җыйган вакытта ешрак югала, дип хәбәр итә РИА Новости Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.

Белгечләр фикеренчә, урманда адашып калуларның төп сәбәбе куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу. Кешеләр гөмбә яки җиләк-җимеш җыярга барганда, үзләре белән компас алмыйлар, сәламәтлекләре начар булуга карамастан, урманга чыгып китәләр.

Гөмбәчеләр еш кына якты кием урынына камуфляж киеме кияләр, ә бу кешене тиз арада танып алуны тоткарлый. Шулай ук мобиль телефоннары сүнеп китү дә коткаручылар эшенә нык комачау итә.

Коткаручылар гөмбәчеләргә һичшиксез урманга барулары һәм кире кайту вакытлары турында туганнарына әйтеп китәргә киңәш итә. Әлеге мәгълүматлар адашып киткән очракта коткаручыларга эзләү районын билгеләргә ярдәм итәчәк.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading