16+

Урмандагы коры-сары һәм чыбык-чабыкны рөхсәтсез дә алырга ярый

Халык урманнардагы коры-сары һәм чыбык-чабыкны, бернинди рөхсәтсез, ел әйләнәсе бушлай җыя алачак. Татарстан депутатлары, халык әлеге законлы хокукыннан файдаланырга тиеш, дип белдерде.

Халык урманнардагы коры-сары һәм чыбык-чабыкны, бернинди рөхсәтсез, ел әйләнәсе бушлай җыя алачак. Татарстан депутатлары, халык әлеге законлы хокукыннан файдаланырга тиеш, дип белдерде.

2019 елның 1 гыйнварында гамәлгә керәчәк яңа кагыйдәләр турында бүген Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында фикер алышу булды, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Комитет җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр иткәнчә, быел Россия Урман кодексының 32нче маддәсенә үзгәреш кертелгән иде (2018 елның 18 апрелендә кабул ителгән Федераль закон). Ул гражданнарга урманнардан агач булмаган ресурсларны һәм коры-сары, чыбык-чабыкларны үз ихтыяҗлары өчен бушлай, бернинди рөхсәтсез җыеп алырга мөмкинлек бирә.

– Урманнарда чыбык-чабыкны рөхсәтсез бушлай җыеп алу мәсьәләсен халык күтәреп чыкты. Корыган агачларны ягулык буларак файдаланырга мөмкин. Шулай ук бу урманнарның санитар хәлен яхшырту өчен дә мөһим. Бүген урман эчләре черегән, корыган агач ботаклары белән тулган. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен дә урманнар чиста булырга тиеш. Элек, корыган агачларны рөхсәтсез җыйган өчен, кешеләрне җаваплылыкка тарталар иде. Яңа закон буенча, урманнарда корыган агачларны җыярга яраганы турында халыкка хәбәр итәргә кирәк, – диде Таһир Һадиев.
Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов әйтүенчә, урманнарны корыган ботаклардан чистарту – урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен дә актуаль мәсьәлә. Ул корыган ботакларны бушлай җыю дигәндә, эшмәкәрлек максатында түгел, ә гражданнарның шәхси ихтыяҗлары турында сүз баруын ассызыклады.

Эшмәкәрләргә исә таләпләр башка – рөхсәт һәм түләү мәҗбүри. Шуңа күрә урманчыларга яңа законның үтәлешен тәэмин итү белән беррәттән, закон бозу очракларын кисәтергә, урманнарда контрольне көчәйтергә дә туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading