16+

Урманнарның да үз бәйрәме бар

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2012 елның 21 декабрендә “Халыкара урманнар көне” турында карар чыгарылган. Бу дата һәр елның 21 мартында билгеләп үтелә.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2012 елның 21 декабрендә “Халыкара урманнар көне” турында карар чыгарылган. Бу дата һәр елның 21 мартында билгеләп үтелә.

Халыкара урманнар көненә багышлап, Казан дәүләт аграр университетында “Урман һәм мәгариф” исеме астында тематик кичә оештырылды. Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үзенең чыгышында Җир шарының урман катламы табигать һәм кешелек дөньясы өчен әһәмиятле роль уйнаганлыгын басым ясап әйтте.
- Урман-безнең планетаның үпкәсе, - диде ул.

Татарстанда урманнар республика территориясенең 17 проценттан артык кына өлешен били. Без аз урманлы төбәкләр исемлегендә торабыз. Министр урманнарны саклауның һәм үстерүнең мөһимлеген искәртте. Равил Кузюров аграр университет студантларына укуда уңышлар теләде, белгечлек үзләштергәннән соң, аларның урманчылар сафын тулыландырачакларына өмет багълады.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов үз төбәкләрендә урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырды. Саба-урман үстерүдә Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә танылган район. Урман хуҗалыгы ветераннары үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, яшьләрне Татарстан урманнарын ишәйтүдә лаеклы алмаш булырга чакырды. Урманнарны саклау, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген тагын да җанландыру зарурлыгы - очрашуда ясалган чыгышларды аваздаш булып яңгырады.

Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар республика мәктәпләрендә дә оештырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading