16+

Урманнарны саклау проекты буенча республикага федераль бюджеттан 87 миллион сум бүленеп бирелә

Шул исәптән 50 миллион сум акча техник җиһазлар алырга тотыла.

Шул исәптән 50 миллион сум акча техник җиһазлар алырга тотыла.

Бу хакта Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
Татарстанда урманнарда янгынга каршы көрәш буенча урман хуҗалыкларында икенче типтагы – 18, өченче типтагы 5 янгын сүндерү һәм химик станцияләре әзер тора. 2019 елда шундый ук  станцияләр белән  Түбән Кама һәм Нурлат районнары урман хуҗалыкларын ныгытмакчылар. “Республика җирлегендә урманнардагы янгыннар белән көрәшүгә 651 кеше һәм 319 техник берәмлек әзерлек сагында”, – дип хәбәр итә министр.

“Экология” илкүләм проекты кысаларында 11 төрле федераль проект гамәлгә ашырылуы мәгълүм. Татарстан хәзерге вакытта “Чиста су”, “Иделне сәламәтләндерү” һәм “Урманнарны саклау” проектлары белән катнаша.
Урманнарны саклау буенча безнең төбәккә  271,5 миллион сум акча бүленгән.  Ул билгеле булганча 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш. Әлеге проектның максаты – урманнарны саклау. Моның өчен киселгән яки юкка чыккан агачларны урынына урман мәйданнарын арттыру кирәк булачак. Шулай ук янгыннардан килгән зыян капланырга тиеш.

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading