16+

Урыны җәннәттә булсын: балалар шагыйрәсе коронавирустан вафат булган

Шагыйрәгә 75 яшь булган

Урыны җәннәттә булсын: балалар шагыйрәсе коронавирустан вафат булган

Шагыйрәгә 75 яшь булган

Балалар шагыйрәсе Инна Гамазкова вафат булган. Facebook челтәрендә шагыйрь Герман Лукомников сүзләренчә, Инна Гамазкова хастаханәдә үлгән, ул коронавирус йоктырган булган. Бу турыда «Газета.ру» хәбәр итте.

Инна Гамазковага 75 яшь булган. Ул Омск шәһәрендә 1945 елда туа. Аннары әти-әнисе белән Мәскәүгә күченеп килә. Булачак шагыйрә биология техникумын тәмамлый аннары Крупская исемендәге Мәскәү педагогика институтының биология һәм химия факультетын бетерә. Инна Гамазкова бөҗәкләр белән көрәшү өчен чаралар эзләү белән шөгыльләнә.

Инна Гамазкова 1990нчы елларда иҗат белән шөгыльләнә башлый, шул чакта аның балалар өчен язылган шигырьләре һәм китаплары чыга.

Инна Гамазкова — балалар әдәбияты өлкәсендә Корней Чуковский исемендәге премия лауреаты. «Азбука в загадках», «У кого какие мамы», «Говорящая занавеска», «Про мальчишек и девчонок. Озорные частушки» һәм башка китаплары бар.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading