16+

Усад прогимназиясе WorldSkillsка Хорватиядән килүчеләрне кабул итәчәк

Казан быел да җәй көне бик күп илләрдән кунаклар каршы алырга әзерләнә. Worldskils эшче һөнәрләрнең дөнья чемпионаты финалы башкалабызда узачак.

Усад прогимназиясе WorldSkillsка Хорватиядән килүчеләрне кабул итәчәк

Казан быел да җәй көне бик күп илләрдән кунаклар каршы алырга әзерләнә. Worldskils эшче һөнәрләрнең дөнья чемпионаты финалы башкалабызда узачак.

Билегеле инде  мондый зур  эш мәктәп - гимназияләр ярдәменнән башка гына булмый. Башкалабызның Яшел Үзән һәм Лаеш районыннан барлыгы 57 мәктәп кунаклар белән очрашуга, аларны каршыларга әзерлекне күптән башлап җибәрделәр. 2016 елда гына ачылуына карамастан, бу җваплы эшне Усад прогимназиясенә дә ышанып тапшырганнар -  аларга 22 август көнне Хорватиядән иллегә якын кунак киләчәк. Бу очрашу вакытында  чит ил вәкилләре үзләренең илләре,  андагы һөнәрләр,  мәдәниятлары турында сөйләячәк. Татарстан турында  да күбрәк белеп китәчәкләр.   Апрель азагының бер көнен  шушы җаваплы эшнең репетециясе буларак уздырдылар Усадта.

- Без кунаклар белән үзебезнең укыту тәҗрибәсен уртаклашырга телибез, - ди прогимназия директоры  Эльвир Якупов.  - Бездә күрсәтер, уртаклашыр әйберләр күп. Беренче сыйныфтан ук эшче һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз.

Әлеге уку йортында спорт  та  югары урында тора. Укучылар  15 секциянең үзләре теләгәнен сайлый алалар.  Акробатика аеруча популяр. Усадта менә берничә ел  рәттән көрәш буенча  республика бәйгесе уздырыла. Анда Татарстаннан гына түгел, күрше республикадан да көчле егетләр җыела.

Балалар бакчасына йөрүче һәм башлангыч мәктәп укучылары “Наураша” лабораториясенә бик теләп йөри. Анда алар кечкенәдән  эшче һөнәрләрнең, физика, химия, биология кебек фәннәрнең серләренә уен  ярдәмендә төшенәләр. Лего җыялар.

Менталь арифметика белән дә кызыксына мәктәп укучылары. Уңышлары да бар. Прогимназия укучысы Ангелина Бароян 300 укучы катнашкан Халыкара конкурста 3 урын алган.
Килгән кунакларга дендрарийларын күрсәтерләр усадлылар.  Анда йөздән артык төрле агач-куак, үсентеләр үсә. Җылы көннәрдә укытучылар рәсем, табигать белеме дәресләрен ачык һавада үлән өстендә уздыралар. Мәктәп яны яшел хәтфә газон үлән белән капланган.
 
Прогимназиянең инглиз телендә эшләүче театр түгәрәгенең даны да бөтен районга билгеле. Алар быел Лаеш районы буенча 1 урын алганнар. Монда  автосыйныф та  бар. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары  юлларда имин йөрү кагыйдәләрен  гел өйрәтеп торалар. “Имин тәгәрмәч” ярышларында  да алдынгы урыннар аларныкы. “Мине җитәклә” дигән акция  уздырып, әти - әниләрне дә, нәниләрне дә юл аша чыкканда игътибарлы булырга өндәгәннәр.   

Хорватиядән килгән кунакларга  менә шулар хакында  горурланып сөйләргә, уңышлары белән бераз мактанып алырга да уйлыйлар усадлылар. Мактансалар да, хаклары бар. Юкка гына аларны  киләчәк мәктәбе дип атамыйлар.

 

Фото: laishevskyi.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading