16+

Ут капкан машинада өч яшьлек бала янып үлгән

Өч яшьлек бала Волгоградтагы парковкада тереләй килеш янып үлгән.

Өч яшьлек бала Волгоградтагы парковкада тереләй килеш янып үлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, әти кеше улын машинаның арткы утыргычына утырткан, ә үзе машина йөртүче урынына киткән. Ләкин бу вакытта шартлау килеп чыккан.
Ирне читкә алып аткан, ә бала утырган машинаны мизгел эчендә ут камап алган. Баланы коткара алмаганнар. Әти кешене хастаханәгә озатканнар. 

Янгын газ таралу аркасында чыккан дип фаразлана. Skoda автомобилен тикшергән вакытта полицейскийлар ике ацетилен баллон табып алган дип яза РИА Новости. Ялкын телләре тагын өч машинага күчкән. Тикшерү бара.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading