16+

Утын яра торган җайланма уйлап тапканнар

Мари Элның Куженер бистәсендә Геннадий Петухов утын яра торган җайланма уйлап тапкан.

Мари Элның Куженер бистәсендә Геннадий Петухов утын яра торган җайланма уйлап тапкан.

Бу якларда күп кеше кышка утын сатып ала. Агач бүрәнәләрне яру җиңел түгел. Геннадий эшне җиңеләйтергә булган. Элеккеге «Жигули» машинасы запчастьларыннан, су мотопомпасы двигателеннән утын яру җайланмасы җыйган. Бу машина бер сәгатькә бер куб метр утын ярырга сәләтле икән. Моннан тыш, Геннадий абзыйның үзе уйлап чыгарган кабартмалар пешерү җайланмасы, мотоблоклар, төягеч җайланмалары да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading