16+

Уҗым культураларыннан быел рекордлы уңыш көтелми

Татарстанда язгы чәчү эшләре экватор сызыгын узган. 576 мең гектар мәйданда уҗым утыртылган.

Татарстанда язгы чәчү эшләре экватор сызыгын узган. 576 мең гектар мәйданда уҗым утыртылган.

"Яңгырлы көннәр эшне тоткарласа да, 20 майга чәчү эшләрен төгәлләрбез", - дип ышандыра Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Зәй, Сарман районнарында язгы чәчү инде бу атнада ук тәмамланачак.

- Кар сулары, яңгырлар, салкынча көннәр туфракта җитәрлек дым тупларга ярдәм итте. Әмма, уҗым культураларыннан рекордлы уңыш көтмибез. Аларның былтыргы белән чагыштырганда потенциалы начаррак, - ди министр.
Язгы чәчү компаниясе 22 миллиард сумга төшә. Монда ашламалар, тукландыру, техника белән тәэмин итү, орлык бәясе дә кергән. Быел шикәр чөгендере, көнбагыш мәйданнарын арттырырга җыеналар. Марат Әхмәтов әйтүенчә, бу төр үсемлекләр үзләрен корылыкка чыдам буларак күрсәтә алганнар.

Орлыклар да сыйфаты буенча былтыргыдан яхшырак, запас күләме 13 процент тәшкил итә. Чәчү эшендә 11 меңнән артык трактор катнаша. Бүген дизель ягулыгы бәясе шактыйга кыйммәтләнгән - 37 сумны тәшкил итә. Әмма, авыл хуҗалыгы өлкәсе аны ташламалы бәядән алу җаен тапкан. Ягулыкны 33, 5 сумнан алалар.

- Язгы чәчү эшләрен вакытында төгәлләү мөһим. Үсентеләр май кояшын күреп калырга тиеш, - ди Марат Әхмәтов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading