16+

Уңышны иң беренчеләрдән җыеп бетерүчеләнр билгеле

Татарстанда урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша. Республикада исәпләнгән 1,4 мең гектар мәйданның 7 процентында гына уңыш җыясы калган. Кайбер районнарда исә уңыш җыю тулысынча тәмамланган, бары орлыклык кукуруз гына суктырасы бар.

Татарстанда урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша. Республикада исәпләнгән 1,4 мең гектар мәйданның 7 процентында гына уңыш җыясы калган. Кайбер районнарда исә уңыш җыю тулысынча тәмамланган, бары орлыклык кукуруз гына суктырасы бар.


Мисал өчен, быелгы уңышны җыеп бетерүчеләр исемлегендә Әтнә һәм Саба районнары бар. Чистайда җыясы мәйданнар күләме - 1 процент. Зәй, Аксубай, Алексеевск районнарында бу күрсәткеч 2шәр процент тәшкил итә.

Артта калганнар исемлеген Кама Тамагы районы җитәкли. Биредә тиешле мәйданның 21 процентыннан уңыш җыясы бар. Тукай районында - 17 процент, Югары Осланда - 15 процент, Буа, Бөгелмә, Менделеевск районнарында 13әр процент мәйдан бар әле.
Чиратта - шикәр чөгендере. Республикада татлы тамырны алырга керештеләр инде. 75 мең гектар тирәсе мәйданда утыртылган шикәр чөгендеренең әлегә 24 проценты казып алынган. Уңышка килгәндә, ул быел гектарыннан уртача 369 центнер чыга.

Шикәр чөгендере уңышы иң югары булган районнар исемлеген Тәтеш җитәкли. Биредә гектарыннан 500 центнерга кадәр уңыш алына. Мөслим һәм Чирмешәндә бу күрсәткеч 430ар центнер, Апаста - 378 центнер, Зәйдә - 375 центнер, Сарманда 370 центнер тәшкил итә.
Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Хәкимов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, районда шикәр чөгендере уңышы узган ел да түбән булмаган.

- Без шикәр чөгендерен традицион рәвештә үстерәбез. Мул уңыш алуның сере гади - җирне сукаларга, ашламаны вакытында һәм тиешле күләмдә кертергә кирәк. Узган ел уңыш гектарыннан 476 центнер тирәсе чыкты. Быел да азакка кадәр югары күрсәткечләр булыр дип өметләнәм. Чөгендернең мәйданын да арттырдык: 5,3 мең гектарга чәчтек, былтыр 4,6 мең гектар иде. Буа шикәр заводы яхшы эшли, шуңа да урнаштыру белән кыенлыклар юк. Һава торышы яхшы булса, шактый чөгендер тапшырачакбыз, - ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading