16+

«Уңыш бар – сөенеч юк»

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең XVIII съезды вакытында Камияр Байтемиров әнә шулай дип белдерде.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең XVIII съезды вакытында Камияр Байтемиров әнә шулай дип белдерде.

Аның эшендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев,  43 районнан 134 делегат катнашты.

Ассоцация рәисе Камияр Байтемиров чыгышында әйтелгәнчә, 2017 елда Татарстанда барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме 256 миллиард сумны тәшкил итте, шуларның 130,5 миллард сумы кече хуҗалык итү формаларына туры килә.

- 2017 ел уңышы буенча фермерлар: “Уңыш бар, ә сөенеч юк”, - дип әйтә. Без үстерергә, терлекчелектә дә, үсемчелектә дә продукт җитештерергә өйрәндек. Әмма үстергән продукцияне сатарга өйрәнмәдек. Моның белән беркем дә шөгыльләнми дип аңлыйбыз. Ни өчен шулай килеп чыга? Элек кем ничек тели, шулай сата иде, ләкин кыргый базар вакыты үтеп бара. Бу мәсьәләдә, әлбәттә, Россиядә дә, Татарстанда да тәртип булдырырга кирәк. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге чаралар кабул итәргә кирәк, - диде ул.

Үзенең чыгышында Камияр Байтемиров 2017 елның өченче кварталында сөт бәяләре төшүгә бәйле вазгыятькә дә тукталды.
Сөт бәяләре төшү нәтиҗәсендә, фермерлар ай саен 140 миллионнан күбрәк акчаларын югалта. Ә Министрлык мәгълүматлары буенча, барлык төр товар җитештерүчеләр ай саен 400 миллион сум акчаларыннан колак кага. Соңгы вакытларда башкарылган чаралар нәтиҗәсендә, сөт бәяләре март аенда тотрыкланыр, дип өметләнәбез. Ләкин шунысы бар: югалтканны кайтарып булмый инде, карарларны да соңга калмыйча кабул итәргә кирәк, юкса тагын да күбрәк югалтырга мөмкинбез. Крестьяннар сыерларның баш санын бетерергә ашыкмасын иде. Авыр вакытлар моңа кадәр дә булды. Монысын да сабыр гына уздырырга тырышыйк, - диде республиканың баш фермеры.          
Кооперацияләр  

Камияр Байтемиров хәбәр иткәнчә, Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары булдырылчак. Алар белән авыл хуҗалыгы кооперативлары идарә итәчәк.  

Авылларда агросәнәгать парклары булдырып, фермер, крестьян, бакчачылар һәм башка эшмәкәрләр чималдан, җитештерүдән алып, аны сатуга кадәр бербөтен система. Алар крестьян урында ук эш белән мәшугыль, ит, сөт, яшелчә һәм башка продукция җитештерүгә кызыксыну были заинтересованы. Иң мөһиме – безнең крестяҗннар сыйфатлы ризык җитештерергә өйрәнсен.
Шундый агросәнәгать паркының беренчесе Зәй районында ачылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading