16+

Үзенеке дип уйлап, Чит кеше баласын тудырган

Чиләбе өлкәсендә яшәүче хатын-кыз карырында чит кеше баласын йөрткән һәм тапкан.

Чиләбе өлкәсендә яшәүче хатын-кыз карырында чит кеше баласын йөрткән һәм тапкан.

Ул бу хакта бала туганнан соң бер ай узгач кына очраклы рәвештә белеп ала. Ачыкланганча, өлкә перинаталь үзәгендә ЭКО процедурасын үткәрү вакытында белгечләр эмбрионнарны бутаган.

Хатын-кыз ире белән 2017 елда ук гаиләләрен ишәйтү турында уйлана башлый. Ләкин ханым балага уза алмый. Шуңа күрә ЭКО процедурасына бару турында карар кабул итәләр. Бала тапканнан соң, Ольга баласы белән бер ай буе хастаханәдә ята. Өйгә чыгарганда, ул баланың кан төркеменә игътибар итә.  Үзенеке – өченче, иренең кан төркеме — беренче, ә балада – икенче төркем дип язылган.  

Әмма табиблар кан төркеме һәрвакытта да ата-аналарныкы белән туры килмәскә мөмкин дип ышандырдылар. Әмма гаилә әгъзаларында бу аларның улы түгел дигән шик барлыкка килә. Генетик экспертиза ир һәм хатынның чыннан да бу баланың әти-әнисе була алмавын дәлилли. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading