Якындагы бәйрәм һәм ял көне 23 февральгә — Ватанны саклаучылар көненә туры килә. Аннары 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне. 1 майда Татарстанда Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтәләр, 9 май — Җиңү көне, 12 июнь — Россия көне, ә 30 август — Татарстан Республикасы көне.
Моннан тыш, 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне) һәм 6 ноябрь (Татарстан Республикасы Конституциясе көне), Ураза һәм Корбан бәйрәме (Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә) дә ял һәм бәйрәм көннәре исәбенә керә.
Комментарийлар