16+

Узган ел Татарстанда федераль проект буенча 18 ГТО мәйданчыгы булдырылган

2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча Татарстанда күп кенә эшләр башкарылган.

2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча Татарстанда күп кенә эшләр башкарылган.

Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында 2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.

Шулай ук әлеге «Спорт — тормыш нормасы» программасы буенча Лаеш һәм Минзәлә районнарында 2 баскетбол-волейбол мәйданчыгы кулланылуга тапшырылган.

Буа һәм Лениногорск шәһәрләренә ике боз катыру машинасы, Чаллы, Биектау һәм Казандагы спорт мәктәпләренә хоккей өчен җиһазлар комплекты һәм тренажерлар кайтарылган. Шулай ук Сарман районында тренажерлар куелган мәйданчык пәйда булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading