16+

Узган тәүлектә берьюлы биш кеше исле газ белән агуланган (+видео)

18 гыйнвар төнендә Казанда Ибраһимов урамындагы фатирда исле газ белән агулану турында хәбәр килгән. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

18 гыйнвар төнендә Казанда Ибраһимов урамындагы фатирда исле газ белән агулану турында хәбәр килгән. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Һәлакәт урынында коткаручылар 35 яшьлек хатын-кыз һәм аның ике улы - 4 һәм 11 яшьлек баланы тапканнар. Балаларны уртача авырлыктагы ис газы белән агулану белән ДРКБга дәвалануга салганнар", - диелә хәбәрдә.
Беренчел фаразлар буенча, бүлмәләрдәге тәрәзәләр ябык була. Ә газ җылыткычыннан чыккан төтен фатир буйлап тарала. Менә шул казаның төп сәбәбе була да инде.
18 гыйнвар кичендә Тәтеш районының Ильино авылында шәхси йортта яшәүчеләрнең исле газ белән агулануы турында хәбәр алына.
70 яшьлек ир-ат һәм хатын-кыз хастаханәгә озатканнар. Алар мичтән чыккан ачы төтенне сулап агуланган, диелә ведомство хәбәрендә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading