16+

Узган тәүлектә Татарстанда ике кеше батып үлгән

Аларның гәүдәләрен судан коткаручылар чыгарган.

Аларның гәүдәләрен судан коткаручылар чыгарган.

Һәлак булучылар җиһазландырылмаган урыннарда су коенганнар.
20 июнь кичендә Яр Чаллының Комсомольск районындагы елгадан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җиһазландырылмаган урында коенган вакытта күздән югалган 34 яшьлек ир-атны тапканнар. Аның үле гәүдәсен коткаручылар судан чыгарып хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган.
Моннан тыш, 21 июнь иртәсендә Казанның Киров районында коткаручылар тарафыннан 22 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган. Ул шулай ук тиешле урында коенмаган.
- Ике очракта да килеп чыккан хәлнең беренчел сәбәбе - су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, - дип хәбәр иттеләр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading