16+

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 53 яңа очрагы ачыкланган

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева хәбәр итте.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева хәбәр итте.

Авыручылар саны пандемия башыннан бирле 23 876 га җиткән. Үсеш темпы 0,2% тәшкил итә. Роспотребнадзор вәкиле сүзләренчә, процессны тотрыкландыру күзәтелә. 100 мең кешегә авыручылар саны 613 тәшкил итә. Авыручылар арасында 32- Британия штаммы һәм 55-һинд штаммы очрагы теркәлгән. Барысы да - республика чикләреннән китмәгән гражданнар арасында, дип хәбәр итте Җамалиева. 

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Татарстанда COVID-19 буенча вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә. Тәүлек эчендә 40 кеше сәламәтләнде, пандемия башланганнан бирле ул сан - 21 205. Республикада 813 257 кеше вакцина кадаткан катнашкан, шуларның 579 854есе икенче компонентын алган инде. Вакцина җитәрлек санда, дип ассызыклады Жаворонков.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading