16+

Вафирә Гыйззәтуллинаның иренә бүген 89 яшь тулган

Лемар ага 1994 нче елны Гөлнар Волкова белән гаилә кора.

Вафирә Гыйззәтуллинаның иренә бүген 89 яшь тулган

Лемар ага 1994 нче елны Гөлнар Волкова белән гаилә кора.

Мәрхүм җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның ире — Лемар Джураевның бүген туган көне. Аңа 89 яшь. Лемар әфәнде Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятенә нигез салучы, Татарстанның атказанган артисты. Кызлары Камиләгә 5 яшь чагында Джураевлар гаиләсе Казанга күченгәч, Лемар ага И.В.Әүхәдиев исемендәге “Казан музыка көллияте”н дә җитәкләгән иде. Вафирә ханым Гыйззәтуллиина белән 13 ел яшәп аерылышкач, Лемар ага 1994 нче елны Гөлнар Волкова белән гаилә кора. Бүгенге көндә алар Ульян өлкәсенең Ундора җирлегендәге шифаханәләрнең берсендә ял итәләр. Лемар агага рәхәт картлык, саулык, бәрәкәтле гомер телибез! Без котладык, сез дә соңармагыз!

Фотода: Лемар Джураев кызы Камилә белән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading